ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

 Мусабай Завод авыл җирлегенә караган Ташкичу авылында өлкәннәр  көнен уткэрдек,ә килә алмаган кешеләрнең өйләренә барып котладык ,дип яза  ветераннар оешмасы рәисе Клара Габдулхак кызы

Иске Абдул авылында өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә

 

«Акчәчәк» балалар бакчасы балалары бәйрәм чыгышы белән Тукай муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булдылар.   

2022 елның 5 октябрендә Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар советы хезмәт ветераны Нина Васильевна Куликованы 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул озак еллар "Татарстан"совхозының терлекчелек тармагында эшләде.

Иске Дөреш авылында өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан мәнфәгатьләр буенча " Укы!Буя "клубына йөрүче балалар белән Кеннәз авылы китапханәчеләре "Открытка-йөрәк" дигән мастер классы үткәрделәр

Княз авыл җирлегендә Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган «Укытучыңны котла» акциясе узды


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.Тантанада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Алар гаиләләрне котладылар һәм Тукай районының 4 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

4 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе өлкән яшьтәге татарстанлыларны пенсия белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре! Укытучы хезмәте– җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International