2018 елның 15 сентябрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак.Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачының актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.
Новотрицкое авылында яшәүче Латыйпова Сәвия Гиләҗетдин кызын 90 яше белән котладылар
"Иң яхшы комбайнчы-2018” конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк.
Оператив белешмәләр буенча 7 сентябрьгә туңга сөрү 800 мең га (38%) мәйданда диярлек башкарылган, шул исәптән бер атна эчендә - 213 мең га. Көндәлек эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30 мең га тәшкил итә. 1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.
Соңгы көннәрдә туңга сөрү Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Мөслим районнарында, Тукай һәм Чистай районнарының кайбер хуҗалыкларында кызу темплар белән бара.
Чөгендер үстерүче 16 районнан 5есе чөгендер җыюга керешкән. Быел бу культура 64 мең га тәшкил итә. Бүгенгә ул 4,5 мең га, ягъни 7% мәйданда җыелган. 180 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җыелган. Уртача уңыш - 395 ц/га. Бу культураны җыю буенча алдынгылар рәтендә: Зәй, Сарман һәм Тукай районнары, аларның уңышы - 410 ц/га.
«Кулибиннар» командасының казанышлары турында, алар белән таныш булмасам да, еш ишетергә туры килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев тарафыннан да мактау сүзләре килеп иреште. Шәхсән алар белән Новотроицкое авыл җирлеге территориясендәге орлык заводына баргач таныштык. Менә алар, «мәңгелек двигатель» төзергә хыялланучы романтиклар – Илгизәр Габдрахманов, Рафаэль Шакиров, Динар Гыйльфанов. Алар өчесе дә орлык заводында эшли. Аларның күмәк тырышлыгы белән завод өчен бик мөһим булган техникалар камилләштерелә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча,10сентябрьгэ районда кыр эшләренең торышы :