ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

  Район башлыгы  Васил Хаҗиев  бүгенге аппарат киңәшмәсендә   авыл хуҗалыгы техникасын  ремонтлау  һәм саклау­га кую    , машина-технология паркын яңар­туга басым ясады .  

 

Күзкәй участок шифаханәсе табибы Шәйхулахметов Ф.Х. "Таңбатыр" балалар бакчасында әти-әниләр белән "Инфекцион авырулар һәм прививкалар" темасына әңгәмә корды.

  "Минем җәйге  каникулларым"дигән темаастында узган  Бөтенроссия Ачык дистанөион фотолар бәйгесендә   Садртдинова Азалия 1 нче Дәрәҗә диплом белән бүләкләнде .  
Теләнче Тамак авылы балалар бакчасы 1934нче елда “Мәгариф” колхозы каршындагы балалар яслесе буларак ачыла. Аның мөдире Хәдичә Латыйп кызы Латыйпова була. Ул үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Новотроицкое авылы мәдәният йортында"Тәбигать байлыгы" дигән иҗат күргәзмәсе эшләде

Балтачта “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының милли-мәдәни чарасы узды.Ул “Шәҗәрә-безнең тамырлар”дигән тема астында узды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, үзебезнең тирән хөрмәтебезне тагын бер кат күрсәтү, хәлләрен белешү, җылы сүзләребезне җиткерү максатыннан, Якупов Айбулат Мөнир улы  белән төрле кайнар нокталарда ятып калган егетләрнең әти-әниләре янында булдык, кечкенә күчтәнәчләребезне тапшырдык.  

Иске Абдул мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә, музей, "Ак калфак" оешмасы белән берлектә чиккән мендәрләр күргәзмәсе оештырдык.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Районыбызда Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары һәм өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып туган көннәре белән тәбрикләү матур традициягә әверелде.
9 октябрь  көнне Яңа Мусабай  авылында  яшәүче Анна Филип кызы Хәсәншинага 90 яшь тулды, шул уңайдан юбилярны тәбрикләү чарасына район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова  килде. Ул юбилярга РФсе президентыннан   котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән     истәлеклле бүләк , хуш исле чәчәк бәйләмнәре  тапшырды
Муниципаль  район башлыгы урынбасары Әҗмәкәй  авылында гомер итүче  тыл һәм хезмәт ветераны Мөхәметгарипова Фатыйма Мөхәметгариф кызын олуг юбилее –100  яшь тулган көне белән котлады .Люция Хаковна  йөзьяшәргә  РФ һәм ТР Президентлары   Владимир Путин, Рөстәм Миннеханов   исеменнән котлау хаты ,район башлыгы исеменнән       хуш исле чәчәк бәйләмнәре  ,истәлеклле бүләк тапшырды ,аңа  чын күңелдән исәнлек, бәхетле картлык,тыныч-шатлыклы көннәр теләде .  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International