ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе

2014-2015 уку елында район мәктәпләренең  120 алдынгы укучысы төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулады-аларны 29 май көнне   утырышлар залына  җыйдылар  . Биредә муниципаль район хакимияте башлыгы Васил Гариф  улы Хаҗиев, муниципаль район Башкарма комитет Җитәкчесе   Расим Вәсим улы Асылгәрәев, район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамиль Роберт улы Исаев, алдынгы укучылар, аларның ата-аналары, методик  үзәк  вәкилләре катнашты.
 

1 июнь көнне  Мусабай-Завод мәдәният йорты каршында “Балалар безнең киләчәгебез” исеме астында кичә узды  . Бәйрәмгә авылыбызның өлкән кешеләре, авыл халкы килгән иде. Учакта, зур казанда пешкән ботка, чәй белән авыл халкы да, балалар да сыйландылар. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әхмәт кызы балаларга шоколад өләште. Бәйрәм күңелле узды.

Шилнебаш   авылы китапханәсендә Китапханәләр көне уңаена  багышланган "Күп белүчеләр конкурсы"   дигән темага  библиографик викторина үткәрелде.

 

 

1 нче июнь көнне  Шилнебаш авылы "Нива" мәдәният йортында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен үзенчәлекле чара үткәрелде. Бәйрәмгә  клоуннар Карамельк белән  Смехопотам  килгән иде. 

1 нче июнь көнне, Ташкичү авылында  Балалар безнең киләчәгебез!”   бәйрәм үтте.  Әниләр белән бергәләп “Төсле акбур” конкурсында катнаштылар.  Бәйрәм дәвамында тәмле Карга боткасы пешерелде. 

Иштирәк  мәдәният йорты каршында Балаларны яклау көне уңаеннан авылның барлык баласы һәм кунаклар  җыелд. Шул ук көнне мәктәп яны мәйданчыгы да үзенең эшен башлап җибәрде.Бала -чага күңел ачты, уйнады, көлде,  төрле конкурсларда катнашты. Ә соңыннан спонсорлар   әзерләгән бүләкләр таратылды. 
Татарстан поселогында " Дөнья балаларына -бәхетле балачак " дигән чара уткәрелде  .

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
29 май көнне Биклән мәдәният йортында районыбызның «Сабантуй гүзәле – 2015» конкурсы үтте. Быелгы гүзәлне сайлау өчен мәртәбәле жюри әгъзалары түбәндәгеләр иде : мәдәният бүлеге җитәкчесе – Алсу Җаббарова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе –Эльвира Мостафина ,  мәдәният бүлегенең татар фольклоры буенча методисты – Зөфәк Галләмов, Татарстанның атказанган артисты – Илнар Сәйфиев , «Сорнай» ансамбле солисты –Ильмир Ямалов  
Теләнче- Тамак  мәктәбе укучылары "Россия тәмәкесез! "  дигән акция   кысаларында узган республикакүләм " SаMоSтоятельные дети»  проекты катнаштылар ,12 кешедән торган мобиль группа төрле аңлату эшләре алып барды.,плакатлар эзерләде,проектлар яклады.  Проектның җитәкчесе Әхметшина Ч.А.
Мәләкәс мәктәбе  республикакүләа "Эко-патруль" конкурсында катнашты һәм "Самая активная школа". номинациясендә җиңүче булды.   Алар волонтер   түбә дигән проект төзеделәр һәм шуның нәтиҗәсе булачак  аларг(мәктәп директоры Шагалиева Сария  Ханифовна)Җиңүче дипломы,  интерактив  такта һәм   мультимедиа проекторына  сертифика бирелде   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International