ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан авыл китапханәсендә балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә "Җәйнең алтын  вакыты" дигән бәйрәм уздырылды. Программада төрле  кызыклы,мавыктыргыч уеннар ,конкурслар, клоуннар чыгышы булды. Китаплар илендә яңа китаплар белән таныштылар

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 Калмаш авылында Балаларны яклау көне уңаеннан  бәйрәм узды һәм шулук көнне мәктәп яны  балалар мәйданчыгы да эшли башлады.Мәйданчык  Зөфәр Галиев урамы,14 йорт каршында урнашкан
Тукай  районында  комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды. Комиссия әгъзалары чәчүлекләр торышыннан канәгать калды. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч  бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде.   Кабул итү барышында  чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, иген басулары кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына  аерым игътибар бирелде.
 Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  Илбухтино авылы китапханәсендә клоунесса Кнопка балалар белән төрле ярышлар оештырды,табышмакларга җавап эзләде, музыкаль программа  яңгырап торд. Китапханә мөдире Татьяна Морозова балаланы чәй белән хөрмәт итте, кибетче Галина Анатольевна туңдырма белән сыйлады
Клоунар катнашында "Яшьлек" мәдәният үзәгендә   «Балаларга елмаю бүләк ит" дигән  чара

“Наркотикларсыз тормыш” акцияләре кысаларында  Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә Балалар тукталышы"  дигән мавыктыргыч уен узды. Төрле ярышлар,күңелле стартлар оештырылды,  берсеннән- берсе матур җырлар башкарылды,әкиятләр  сәхнәләштерелде. Соңыннан катнашучыларга ышыныч телефоны эшчәнлеге буенча   буклетлар таратылды.  Балаларга бәйрәм көне уңаеннан Татарстан,поселогында урнашкан  эшмәкәрләр Муродов Хуршед,  Мингалеева Мария, Хохлов Андрей, Нестерова Наталья кибетләреннән бүләкләр таратылды. 

Сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар арасында узган"Балачак илендә" дигән рәсем конкурына нәтиҗә ясалды. Бу конкурста 97 бала катнашты, алар арасында  районнан да балалар бар иде.

    Быел  Куады авылында Сабантуйга бүләкләр җыю быел аеруча күңелле үтте. Милли кием кигән, гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр һәм кызлар  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыйды. Йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкарды. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтучылар  да инде бүләкләрен  әзерләп калдырганнар.

 

Теләнче-Тамак авылы "Ак чәчәк" балалар бакчасында “Балалар Сабан туе” оештырылды. Төрле уеннар, бәйге-ярышларга нигезләнгән бу чарада нәнилә бик теләп   катнашты. Балалар күмәкләшеп тә, аерым-аерым да көч сынашты бу көнне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International