ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4 март  көнне Новотроицкое мәктәбендә «Живая классика "дигән  Бөтенроссия  конкурсы шигырь  сөйләүчеләренең     муниципальный этабы  узды.
 4 март  көнне  Татарстан поселогы китапханәчеләре мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән  берлектә "Сез безнен кунелләрдә мәнгегә калдыгыз" дигән кичә-очрашу уздырдылар. Очрашуда     тирә күрше авыллыр- Сәмәкәй, Сәет ,Иске  Абдул ,  Казиле, Кенәз, Чыршылы ,шулай ук    Татарстан  , Комсомол  һәм Сосновый  Бор поселогыннан  хезмәт ветераннары катнашты. Алар  очрашуга барысы да   авылларнын китапханәчеләре белән  килгән иде  

4
март, 2015 ел
чәршәмбе

 1  март  көнне  Яна  поселогынын  «Сунмәс  йолдызлар»  театр   коллективы   Кузкәй  авылы   клубында   Ә.Еникинын  «Әйтелмәгән   васыять»  исемле  драма  әсәрен  тәкъдим   итте.   Куперегез  ныклы , озын  гомерле ,  ижатыгыз  купкырлы  булсын  дигән  теләкләр   белән , озатып  калдылар.

                                                                                                                                                                                           

3 март көнне Тукай  районы башлыгы урынбасары Люөия Әхмәтова катнашында  комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында теркәлгән 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарга 2014 елдан хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешенә иминият кертеме тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә: аны бүгенге кебек 6 процент күләмендә калдырырга, яки пенсиянең тупланмалы өлешенә акча кертүдән баш тартып, иминият өлеше тарифын 10нан 16 процентка арттырырга була, дип хәбәр итә район Пенсия фонды идарәсе 
 

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге гражданнар белән  социаль челтәрләр һәм интернет- блоглар хезмәтләре аша эшләүне киңәйтә башлады.

Кенэз мэдэният йортында "Безнен  нэни дусларыбыз" дигэн чара уздырдылар, ул  песилэр кэненэ багышланган иде .Бу чарада мэктэп укучылары бик телэп катнашты, мэдэният йорты хезмэткэрлэре  тэрле  песилэрдэн   кургэзмэ дэ оештырган иделэр.
3 март көнне  көнне Круглое Поле поселогында   яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтләнде.  Аларга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль таршырылды.Кичә   "Җиңү көне" дигән күмәк җыр һәм фотока төшү белән тәмамланды 

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Кеняз  авыл җирлеге ветераннар  һәи инвалидлар оешмасы ,мәдәният йорты хезмәткәрләре   ветераннар янынада еш булалар   Бу көнне алар Теплов  Василий  Андреевич янында булдылар ,  әңгәмә кордылар, йорт эшләрендә булыштылар
Мартта Татарстан халкы өч көн рәттән — 7,8 һәм 9 мартта ял итәчәк. Өстәмә ял, якшәмбегә туры килгән 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бирелә.
 Шулай итеп, Россия Хезмәт кодексы буенча ялга туры килгән бәйрәм көн 9 мартка күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International