ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе

3 март көнне  көнне Круглое Поле поселогында  яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтләнде.  Аларга Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль таршырылды. Әлеге чарада районнан район башлыгы урынбасары    , район хәрби комиссариат  җитәкчесе , район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча урынбасары ,авыл җирлеге башлыгы  , авыл халкы, укучылар катнашты.  

Сәмәкәй авыл җирлегендә яшәүче  сугыш ветеранына ,тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасы    үтте.  Ветераннарга медальләр  тапшырырга   район Советы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Зиятдин кызы Наврозова  килде, 

 "Кулибины-21 века"яшь  эзләп табучылар Республика олимпиадасының район турында  Түбән Суыксу мәктәбе укучысы Фазлетдинов Булат 3 нче урынга ия булды.(җитәкчесе  Фазуллин Д.З.)Котлыйбыз, дип язалар әктәп укучылары

 А. Тайсин  исемендәге 4 нче  республикакүләм фәнни-гамәли  укуларда  Түбән Суыксу мәктәбе укучысы  Шаймарданова Назлия 2 урынны алып кайтты. (укытучысы Фазуллина Г.М.).Котлыйбыз!

Кенәз мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр һәм   балалар катнашында "Әти белән бергә" дигән  турнир уздырдылар.Төрле спорт ярышлары узды.
25 февраль көнне   ТР Дәүләт Советында    бүләкләү тантанасы булды.  Бу тантанада Кенәз мәктәбе укучысы  Мәхмүтова Инзиля катнашты  (укытучысы Мәхмүтова А.А.) һәм ул "Депутатка хат" номинациясендә җиңүе өчен  планшет белән бүләкләнде
 
 Агымдагы елның 21-23 февральендә Новочебоксарск   шәһәрендә каратэ    буенча   Россиякүләм   Ачык Чемпионат  узды,анда Кенәз мәктәбенең  7 класс  укучысы Хабибуллина Эльвина      кумитэ категориясендә  12-13 яшьлекләр арасында  ( 40 кг авырлык) 3 нче урынны алып кайтты.
21 февраль  «Яшьлек»спорт комплексында  (пос.Сосновый Бор) "Ажаган" уенынын финалы узды 
Жинуче итеп   хэкемдарлар Княз командасын  сайланды ,алар республика ярышларында катнашырга лаек дип  табылдылар.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Иштирәк авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантанасы мәдәният йортында үтте.  Ветераннарны бөек Җиңү белән район башкарма комитеты җитәкчесе  Рәсим Вәсим улы  Асылгараев, Иштиряк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илдус улы Закипров  тәбрикләделәр.  Башкарма комитет җитәкчесе  Р.В. Асылгараев тантанага килә алмаучыларның өйләренә барып котлады,алар арасында бүгенгесе көндә  исән булган бердән-бер сугыш ветераны Ризатдинов Шайхнур  Ризатдинович та бар  
Әлеге чарада катнашучы ветераннар өчен мәктәп укучылары.укытучылары ,мәдәният йорты хезмәткәрләре  иҗади бүләк әзерләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International