ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 июль – балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Новотроицкое авылындагы «Солнечный» паркында район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Шәфкать» районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге балалар күңелендә матур хатирә булып сакланырлык зур бәйрәм чарасы оештырды. 


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

02.06.2002 елга ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ

2022 нче елның 1 нче июнендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр белән берлектә мәдәният йорты территориясендә «Балачак якты планета»дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы оештырдылар.

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Безнең Партпроект инициативасы буенча без бөтен Россияне – экспертларны, эшлекле берләшмәләрне, төбәк һәм федераль хөкүмәтләрдән килгән коллегаларны һәм, әлбәттә, бизнес вәкилләренең үзләрен җыйдык. Чарада Дмитрий Медведев, Андрей Турчак, Сергей Собянин катнашты – гомумән, барысы да бик югары дәрәҗәдә узды».

 

"Һөнәрләр парады-2022" конкурсның финалы 16.05.2022. Мәләкәс авылы мәдәният йортында узды   

Бүгенге көндә(31 май) Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта республика  Хөкүмәте Йортында узган язгы  кыр эшләренә багышланган  брифингта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 23 майдан 10 июньгә кадәр балалар өчен ял итү, аларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды. Гражданнар Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлегенә (8552) 32-05-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

  Шилнәбаш авыл китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган " Кол Шәриф мәчете тарихы" турында  танып -белү сәгате узды .  

  Иштирәк авыл китапханәсендә "Җиде юл чатында" дип исемләнгән бик матур әдәби очрашу узды. Кичәнең кунагы: Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы, балачагы Иштирәк авылында узган шагыйрәбез - Җәмилә Әхтәмова.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International