ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

 

 Квалификацияле электрон имзаны  теләсә кайсы салым органында алырга була

  Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2012 елның 10 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрә. 

2022 нче елның 5 нче мартында Кенәз мәдәният йортында хатын - кызларга багышланган «Яраткан, назлы һәм гүзәл " дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов Гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады.


4
март, 2022 ел
җомга

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына (алга таба – Конкурс) гаризалар кабул итә.

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салым тотып калынган акчаларны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.
Әлеге тәртип, 100-ФЗ номерлы Федераль законның 3 пунктын исәпкә алып, 2022 елдан кулланыла һәм 2020 елдан алып аларны алу хокукы барлыкка килгән һәм 2021 елда өлешчә алынган тотып калуларга кагыла.
 

2021 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2022 елның 4 маена кадәр тапшырырга кирәк. 3-НДФЛ формасын үз исәпкә алу урыны буенча салым органына яки КФҮНӘ тапшырырга мөмкин. Декларацияне шулай ук физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында яки «Декларация»программасы аша тутырырга мөмкин. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 15.10.20021 ел, № ЕД-7-11/903 боерыгы белән расланган 3-НДФЛ формасын тутырырга кирәк.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

  Күзкәй авылы “Таңбатыр” балалар бакчасында Татарстан Республикасында игълан ителгән “2022 ел-Цифрлаштыру” елы уңаеннан, “Үткәннән киләчәккә” квест -уен чарасы үткәрелде.  

28.02.2022 Бәтке урта мәктәбе базасында "Яшь Армия отрядлары арасында иң яхшы хәрби-патриотик проект" дип исемләнгән 1 нче муниципаль конкурс узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә татар токымлы атларны үрчетү планнарына багышланган эшлекле киңәшмә узды.   

Районда үзара салым түләү чоры бара. Ул 20 мартка кадәр дәвам итә. Район хакимиятендә бу җәһәттән авыл җирлекләре башлыклары белән җитди сөйләшү булды. Үзара салым – ул авылларда төзекләндерелгән юллар, яңартылган зират коймалары, урамнардагы яки җәмәгать урыннарындагы уңайлыклар һәм башкалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International