2022 елның 3 март 18 сәгатьтән 4 март 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
24-25 февральдә «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» IV Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең коллегия утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2021 елда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре буенча доклад ясады. Анда ул Тукай районының гомуми рейтингта беренче урында (2020 елда икенче урын) булуын билгеләп үтте.
Шушы көннәрдә Казанда «2021 елга агросәнәгать комплексы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация – җирлегебездә хезмәт куючы бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Коллегия утырышында «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Хаҗиев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден-медале белән бүләкләнде.
Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән Россиядә мәчеләр көненә багышланган "Мәчеләр дөньясында» дигән танып-белү викторинасы уздырды.
Борды авылында яшәүче хезмәт ветераны Чернова Анастасия Дмитриевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара Федераль салым хезмәте 2022 елда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге «100 лидер - Татарстан киләчәге. Be Digital. Be Sustainable " (Цифрлаштыру. Тотрыклы үсеш")дигән проект тәкъдим итә.
28 февраль көнне Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре депутатлары өчен "Керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру" темасына укыту семинары узды.
Калмия авыл китапханәсендә " Онытылмас кәсеп" исемле итекләргә олтан салу йоласын үткәрелде. Олтан салу остасы Рахимҗан Ягъфаров мастер класс күрсәтте, киңәшләрен әйтте.
2022 елның 28 февралендә 12 сәгатьтән 1 март 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турындаатарстан Консультация-кисәтү .