ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 27-29 октябрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «ФерМир» яшь эшкуар мәктәбе (алга таба – Мәктәп) узачак. Чара «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уза.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара инспекциясе хәбәр итә

12 октябрь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр «Көзге яфрак " дигән экологик акция үткәрделәр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев хакимияттә узган киңәшмәдә Өлкәннәр декадсына  йомгак ясады.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Борды һәм Җәйләү авылы ветераннарына бүләк тараттылар. Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр, танылган меценат Равил Миңнехуҗин авылга зур бүләкләр белән килде.  

Өлкәннәр Бәйрәм декадасын  Иске Дөреш авыл җирлегенә караган Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Октябрь Бүләк, Җикәнле Күл, Салих Тукай авылларында яшәүче, яше 70тән узган өлкән буын вәкилләренә   күчтәнәч пакетлар таратылды.

 

Өлкәннәр декадасы кысаларында  Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе ашханәсендә «Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.   

Мерәс авылында Өлкәннәр көне авыл клубында үткәрелде  Сәйдәшев исемендәге хужалык мул өстәл әзерләтте. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
 


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

13 октябрь көненә метеорологик фараз

Тукай муниципаль районында Бөтенроссия халык санын алу-2020 чорында стационар участокларның урнашу урыннары исемлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International