ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

12октябрь көненә метеорологик фараз


8
октябрь, 2021 ел
җомга

5 октябрьдә Россиядә ел саен укытучылар көне билгеләп үтелә. 6 октябрь көнне "Энергетик" мәдәният йортында Укытучылар көненә һәм Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу ике бәйрәмне районда, барлык мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү өчен, бер көнне оештырдылар. Тантанада муниципаль район башлыгы, район мәктәпләре, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Безнең  Тукай районда ел саен Өлкәннәр декадасы, әби-бабайлар, ветераннар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә.  Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев биредә җирле ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләрен җыйды.

2021 елның 7 октябрендә Круглое Поле поселогының «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында өлкән яшьтәге гражданнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда районның авыл җирлекләреннән 10 команда катнашты.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 26-29 октябрендә Татарстан Республикасында икенче тапкыр Яшьләр туристлык форумы (алга таба – Форум) узачак. Форум «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Татарстан республикасының туризмны үстерү үзәге» АКБО («Visit Tatarstan» рәсми туристик бренды) белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Тукай муниципаль районы предприятиеләре буенча Ковидтан вакцина ясатучылар   исемлеге

6 октябрь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән " Белергә. Яратырга, Сакларга" дигән танып -белү сәгате уздырды.  


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез.

Җил алмашынучан җилнең тизлеге секундына 1-6 метр, төнлә һаваның минималь температурасы 0 .. .-3˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.

 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә Өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. 

04.10.2021 Актанышта Тукай , Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнары җыелма командалары арасында ГТО Җәйге фестиваленең 2 этабы узды. Ярышларда 2-9 баскычтан алып спортчылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International