ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Узган атнада авыл җирлегендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - механизаторга ярдәм итү максатында Удмуртиядә “Трактор биатлоны” ачык уеннары узды. Бүген уеннар республика халкы арасында гына түгел, Россиянең аграр төбәкләре арасында да популярлаша бара.

 

Тукай районында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерия конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре катнашты. Чараның гамәли өлешендә министр урынбасары «Чаллы-Кировец», «Кама Механика», «РариТЭК» предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын карады.

 

25 февральдә «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе территориаль бүлекчәсе Президиумының махсус проекты кысаларында Биклән һәм Иске Абдул мәктәпләрендә шахмат зоналарын ачу буенча милли проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча махсус проекты кысаларында «Антикор» ҖЧҖ директоры Ганиев Айрат Таһир улы һәм "Сәйдәш исемендәге АХП" ҖЧҖ директоры Сафин Марат Тәлгат улы ярдәмендә шахмат зоналары ачылды.

 

2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26нчы мәктәбе базасында « Ел укытучысы-21»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Укытучылар дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр.

2021 елның 1 мартында Тукай районы мәктәпләрендә Бөтенроссия гражданнар оборонасы көненә багышланган "Тормыш иминлеге нигезләре" фәне буенча ачык дәрес узды

2021 елның 4 мартында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Тере классика»конкурсының муниципаль этабы булып узды. Яшь шигырь укучыларның«Тере классика» Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе — әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән Россия һәм чит ил язучыларының прозаик әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы.  


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

9 март көнне  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры  бинасында "Әйдә ШаяРТ"КВН Татар лигасының 1/4 финал уены узды. Анда 11 команда катнашты.

Тукай районы "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү педагогы Хәмидуллина Марина Назыйф кызы «Новатор» башлангыч үсеш мәктәпләре педагогларының методик материалларының республика конкурсында "Иҗади якын килү өчен"номинациясендә Грамота белән бүләкләнде  

2021 елның 11 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыннар белән көтелә: 

-томан ,күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак  ;

- һаваның температурасын -25..-27˚, аязганда түбән урыннарда -32˚; (Казанда -25..-28˚гакадәр).

10 март көнне Тантаналар сараенда, традиция буенча, Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Тукай районының 2 гаиләсе сертификат алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International