ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия конкурсын гамәлгә ашыру турында игълан итә.

10 март көнне 23 сәгатьтән 11 март 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү.

 Иштирәк авылы китапханәсендә язучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рафис Сәлимҗанов белән очрашу булды. Әлеге матур кичәгә китап яратучы авыл кешеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары җыелды. Китап бәйрәмен ветеран укытучыбыз, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Римма Ризатдинова алып барды. 

Район үзәк дәваханәсендә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждениегә тагын 800 вакцина кайтты.

Районның гүзәл затлары өчен «Энергетик» мәдәният сараенда концерт үтте. Хатын-кызларны район башлыгы Фаил Камаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Алар һәр хатын-кызга сәламәт булуларын, тәүфыйклы балалар үстерүләрен теләделәр. 

(КФҮ)Куп функцияле үзәктә хезмәт күрсәтүнең күп төрләрен Ышаныч Кәгазе(доверенность) буенча алырга мөмкин. Аларга күчемсез милек объектына хокукны теркәү дә керә. Ышаныч кәгазен кем раслый ала? 

11 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен икенче вебинар үткәрәчәк.
Аны үткәрү вакытында түбәндәге төп темалар яктыртылачак:

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021 елны туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында " 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указын үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, социумда деструктив йогынтыдан һәм тискәре күренешләрдән арындыру максатларында, авыл яшьләре арасында интеллектуаль ял рәвешләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Акыл көрәше» интеллектуаль уеннар сериясен гамәлгә ашыра.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

6 март көнне "Энергетик" мәдәният йортында,8март  — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Тукай муниципаль районы  тантаналы чара уздырды , куркәм бәйрәмдә   төрле өлкәләрдә хезмәт куючы алдынгы хатын-кызларыбыз  катнашты.   Тантананың кунагы- Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина (#akogogina )  хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International