Гаризаны ничек бирергә? Тулырак мәгълүмат безнең инфографикада.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
2020 елның 1 сентябрендә, Татарстан поселогы үзәгендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Тынычлык күгәрчене»патриотик акциясе үткәрделәр. Дөньяның иң танылган символларының берсе-Күгәрчен, чөнки сугыш вакытында күгәрченнәр кешеләр белән бергә элемтәчеләр сыйфатында яхшы хезмәт итәләр һәм каты сугышлар вакытында бердәнбер элемтә чарасы булып кала.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
2020 елның 18 сентябрендә «Үз-үзенә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Бәтке урта мәктәбендә» “Үпкәләү белән эш» темасына чара үткәрде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир»түләү системасы карталарына күчереләчәк.
«Төзүче» стадионы янындагы мәйданда ,Тукай районыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.
2020 елның 22 сентябренә интенсив метеорологик күренешләр турында Консультация -кисәтү
Сыерның сөте телендә, диләр безнең халыкта. Малкайларны кирәгенчә карамасаң, ашатмасаң, сөтне күп итеп бирми шул алар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көнгә 14600 кг сөт савып алына, бу узган елгыдан 700 килограммга күбрәк. Сыерны тиешенчә ашатмый, азыкны төрләндерми генә савымны арттырып булмаганлыгын яхшы белә сәйдәшлеләр, шуңа маллар өчен азык әзерләүгә бик җитди карыйлар. Ел әйләнәсе җитәрлек итеп сенажын да, силосын да салып куялар. Бүген биредә силос салу тулы куәтенә бара.