ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Тукай районында Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы узды.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез,12 майдан Татарстанда бөтен территориядә битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.

Өйдән чыкканда республика халкы битлек (респиратор, бәйләвеч) һәм перчаткалар булырга тиеш. 

11 май көнне Россия Президенты Владимир Путин ил халкына һәм икътисадына өстәмә ярдәм чараларын атады. Алар якын арада тормышка ашырыла башлаячак. Әмма бүген үк Татарстанда бизнеска ярдәм итүнең төрле инструментлары актив гамәлгә ашырыла.

 

Татарстанда кыен хәлдә калган балалы әниләр һәм йөкле хатыннар өчен приют ачылды. “Колыбель” социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приют “Умиление” гаилә, әниләр һәм балаларны яклау үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган. Йортның аренда хакын “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтендә катнашучы хәйриячеләр түләргә ярдәм иткән.

 

Ватан азатлыгы өчен 17-18 яшеннән сугышка кергән егет-кызлар бүген 95 яшьтән узган аксакаллар һәм ак әбиләр. Алар инде бармак белән санарлык кына калды. Районда бүген 15 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шулай ук 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны исәпләнә. 

Тукайлылар Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән яшелләндерү өчен Әҗмәкәй авылы белән яңа төзелә торган Подсолнухи микрорайоны арасындагы юл буе сайланды. 

Тукай районында эш визиты белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул районда авыл хуҗалыгы эшләренең торышы, үсеш перспективалары белән кызыксынды. Район башлыгы Фаил Камаев республика башлыгына Тукай районына кагылышлы проблемаларны җиткерде.

 

  Ләйсән Насырова тарафыннан балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән реклама-мәгълүмати материаллар урнаштыру планын тормышка ашыру кысаларында «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Йөрәк шакылдау» дигән видеоролик урнаштырылды.  

 


Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең айлык 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелгән, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәр балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 13 маенда төнлә һәм көндез: төнлә аерым көнчыгыш районнарда томан, көндез урыны белән көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә җил, яшен ,Казанда)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International