ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 нче елның 19 нчы мартында, мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тукай районы буенча аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышы үткәрелде. Эксперт комиссиясе утырышында беренче һәм югары квалификацион категорияләргә аттестацияләнергә теләк белдергән 16 педагогик хезмәткәрнең документлары каралды. 3 кеше һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйсез экспертиза узды

 Хакимияттә район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. 

 Республикада карантин режимы кертелү сәбәпле, шоу-тамашаны үткәрү вакыты 27 марттан 18 апрельгә күчерелде. Билгеле булганча, бәйрәм быел Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында оештырыла. Чара көндезге 11 сәгатьтә башлана. 

Язның беренче ае үтеп бара. Бу – аграрийлар өчен кызу чор, тиздән 2020 елның чәчү сезоны старт алачак. Район хуҗалыклары аны тулы әзерлектә каршылый – минераль ашламалар, ягулык материаллары туплана, техника әзерлек сызыгында. Белгечләр сүзләренчә, бүген уҗым басулары кардан арынды. Бүген-иртәгә аларны минераль ашламалар белән тукландыру эше башланырга тиеш. Бар да һава торышына бәйле. Быел район буенча барлыгы 11,8 мең гектар уҗым чәчүлеге исәпләнә

(Тукай, 23 март, «Татар-информ», «Якты юл»). Тукай районының Түбән Суыксу авылында төзелә универсаль спортзалга исем эзләүгә бәйге игълан ителгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.


20
март, 2020 ел
җомга

Язга да кердек. Район хуҗалыкларында хәзер кызу чор – язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техника ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана. 

 

Коронавирус йогышын профилактикалау буенча 10 адым. Исән булыгыз!

Иштирәк авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның тууына 100 ел тулуны без газетабызда хәбәр иткән идек инде. Узган ялларда аның туган авылында бу вакыйганы зурлап билгеләп үттеләр. Алдан авылда геройны искә алу декадасы игълан ителде.  

 

2020 елның 20 мартында 18 сәгатьтән -2020 елның 21 марты  18 сәгатькә кадәр начар метеорологик күренешләр көтелми.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International