Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8дән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк
Тукай районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча 25 март көненә оператив мәгълүмат
2019 елның 22 мартында Кенәз мәктәбенең 4 сыйныф укучылары «Патриот " хәрби дан музеенда булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән Чечня сугыш хәрәкәтләре ветераны Васил Гайфуллин балаларны Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатлар һәм Әфган һәм Чечен сугышы экспонатлары белән таныштырдылар.
21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Татарстан авыл китапханәсе укучыларның игътибарын «Любви все возрасты покорны» китап күргәзмәсе белән җәлеп итте, анда шагыйрьләрнең мәхәббәт турындагы китаплары тәкъдим ителде.
2019 елның 21 мартында Бәтке урта мәктәбе базасында "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау" темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуга 7,8,9,10 сыйныф укучылары чакырылган иде.
Түбән Суыксу авылыннан Язилә Шәймәрданова Мәскәүгә армрестлинг буенча Россия беренчелегенә икенче урынны алды.
Райондашыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза. Бәйгене Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре оештыра . Бәйгенең максаты – яшь буында әдәбият һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларның осталыкларын үстерүгә ярдәм итү, балаларда туган якны ярату, кадерен белү hәм аңа карата горурлану хисләрен тәрбияләү.
25 март көнне 11.00 сәгатьтә шәһәрнең 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яр Чаллы Спорт территориясе»дигән яңа иҗтимагый хәрәкәт ачыла. Хәрәкәтнең төп максаты - шәһәрдә яшьләр һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм аңа ярдәм итү.
Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетының киңәйтелгән утырышы үтте.Әлеге чарада Татарстан Республикасын Тукай районында кошчылык белән шөгыльләнүче «Ханова» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова тәкъдим итте