Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.Җыенда Тукай районыннан фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады.
16 март көнне Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт базасында муниципаль хезмәткәрләр катнашында республикакүләм чаңгы спартакиадасы узды. Биредә бар республикадан җыелган спортчылар көч сынашты.
Тукай районы данын әлеге зур чарада спорт, яшьләр hәм туризм бүлеге белгечләре Айсылу Вәҗиева белән Лилия Минhаҗева, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов hәм Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов яклады.
Көч ведомстволары линиясе буенча пенсиягә чыккач, күп кенә хәрби хезмәткәрләр гражданлык оешмаларында хезмәт эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу очракта хәрби пенсионерлар мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнаша һәм гомум билгеләнгән таләпләрне үтәгәндә Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы
Тукай муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Г. А. Шәфыйкова,район ветераннар советы рәисе Г. С. Зарипов, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Ф. Г. Ихсанов ,туганнары Керәшен Маҗыны авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Калинин Василий Иван улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
21 нче март – Бөтендөнья шигърият көне. 2019 нче елның 21 нче мартында Кенәз төп гомуми белем мәктәбендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр белән берлектә « Күңелләрнең иң гузәл омтылышы » дип аталган кичә уздырды
20 мартта Пенсия фонды Идарәсендә өлкән буын кешеләре арасында «Компьютер Land: «Өченче яшь»- 2019» республика конкурсының шәһәр туры узды.
11 мартта “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе старт алды. Чараның төп максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә катнашуга җәлеп итү һәм аларның медицина куллануын профилактикалау.Шул уңайдан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә "Бердәм ышаныч телефоны" буклетларын һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтләрнең телефон номерлары белән визиткалар тараттылар
2 нче Республикакүләм "Кызыл төлке"фестваль- конкурс бәйгесе узды. Анда Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Шаяннар" дуэты II дәрәҗә лауреат булды!
Биклән урта мәктәбендә биология һәм химия укытучыларының семинары узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкиле Мозаффаров Владимир Макарович укучылары белән ЭКОдәрес үткәрде.