Ташкичу авылында балалар мәйданчыгы ачылды,дип яза Мусабай Завод ветеранннар оешмасы рәисе
Шушы көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2022» авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Биредә республиканың шәhәр-районнарыннан продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Чарада Тукай районы бакчачылары да катнашты. Катнашучыларны бәйрәм белән ТРсы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
23-25 сентябрьдә Татарстанда «Конструктив»– өч көнлек Республика форумы узачак, анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә куркынычсызлык турында сөйләячәкләр: мәгълүмати, психологик һәм физик. «Конструктив» - лекторийлар һәм дискуссияләр, ачык очрашулар һәм сессияләр, практикумнар һәм мастер-класслар, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар синтезы.
Тукай районы Яңа поселогында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре,авыл итапханәчеләре,районның ветераннар(инвалидлар) оешмасы Советы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы катнашында Библио җәй дигән чара узды.
Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре,ветераннар оешмалары катнашындагы бу чара Биклән авылында да узды.
Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлавын Тукай районы Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Донская Анна Алексеевнага тапшырдылар Аны 95 яше белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев , авыл җирлеге башлыгы Венера Александровна Вәлиева һәм Тукай районы ветераннар(инвалидлар) Советы Рәисе Вәзиева Фәйрүзә Фаяз кызы тәбрикләделәр.
Крулое Поле авыл җирлеге территориясендә "Экодесант" экологик акциясе үткәрелде, анда бистә җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре генә түгел, ә авыл халкы да катнашты.
Иске Дөреш китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар советы председателе Җикән Күл авылы "Заһид чишмәсе" янында балалар белән кичке уен үткәрделәр.
Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде.Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора.Сәмәкәй авылында бу бәйрәм беренче тапкыр үтте.
Яна поселогында Татарстан Республикасы көне уңаеннан узган чарада чәчәк бәйрәме дә оештырылды. Мәдәният йорты каршын өлкәннәр һәм инвалидлар,пенсионерлар бу көнне чәчәкләргә күмде дисәң дә артык түгел. Кул эшләнмәләре, пешергән ризыклары, хәтта җырлары, нәфис сүзләре дә чәчәкләр, табигать турында иде...