ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 7 нче декабрендә Княз мәдәният йорты сәхнәсендә шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева пьесасы буенча куелган «Бүрекле гармун» спектакленең премьерасы булды. 

Тукай муниципаль район башлыгы  Фаиль  Мисбах улы Камаев  Иске Абдул  авылының "Асыльяр" халык  фольклор ансамбленә  баян бүләк итте. 

2021 нче елның 11 нче декабрендә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Чечняда һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган «Хәтерлибез, без Ватанны сакладык» дип исемләнгән Митинг үткәрделәр.  

Чарада күп кенә өлкәләрдә салымнар, иминият, инвестицияләр һәм финанс өлкәсендә белемнәрне ныгытырга, дөрес финанс карарлар кабул итү өчен күнекмәләр алырга була.

 

Иске Абдул авылында эшләп килүче  ветераннар  һәм инвалидлар оешмасы вәкилләре Телэнче Тамак  картлар  тернэклэндеру йортында булдылар, матур җырларын  . иң изге теләкләрен җиткерделәр 

Тукай районы ТҮбән Скык- Су  авылында яшәүче Сәхапова Мөбзия Сирай кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы истәлекле көн белән аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы ,Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Ваҗиева  , Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов килделәр.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы тыл хезмәтчәне ,Биклән авылында яшәүче Хәлиуллина Мөгаллимә Шамил кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Ф.Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

 2021 нче елның 12 нче декабрендә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар Татарстан поселогы үзәгендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган«Без Россия гражданнары!" дигән чара уздырды

13.12.2021 елга начар метеорологик күренешләр көтелми

Инвалидлар декадасы кысаларында «Миңнехуҗина М. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин Борды авыл җирлегендә яшәүчеләргә чираттагы бүләк ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International