Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 29 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Шәймиев исеменнән компания вәкиле Лидия Мозаффарова һәм Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлева Бөек Ватан сугышында катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Шилнебаш мәктәбенең"Форпост" отряды "Җиңү Хаты" дип аталган Бөтенрәсәй акциясенә кушылды
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә (Украина) зур авария була, аның артыннан атмосферага күп санлы радиоактив матдәләр чыгарыла. Илебез тарихындагы фаҗигале көн – Чернобыль авариясенә 35 ел тулды. 2021 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электростанциясендә булган авария истәлегенә, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлегендә яшәүче авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Рамил Зыяф улы Вәлиев белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Рамил Зыяф улы Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә беренчеләрдән булып катнашты. Ул вакытта аңа 33 яшь була. Ул балаларга, аварияне бетерүдә катнашучылар, авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүчеләр өлешенә төшкән авырлыклар, кешеләрне эвакуацияләү, янгынны локальләштерүдә һәм сүндерүдә катнашкан янгын сүндерүчеләрнең батырлыгы, нинди эш башкаруы турында җентекләп һәм эчтәлекле итеп сөйләде. Залда тынлык торды. Балалар бик игътибар белән һәм зур кызыксыну белән авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучының үзен тыңладылар, аннан соң аңа сораулар бирделәр. Чара барышында балалар Чернобыль АЭСындагы авариянең кешелекнең техник алгарышы өчен түләүгә әверелгән иң куркыныч экологик катастрофага, фаҗиганең масштабы, радиация аркасында килеп чыккан төрле авырулар, аның нәтиҗәләре һәм радиацион пычрануга каршы көрәш чаралары турында белделәр.
"Кызыл гвоздика" Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру турында.
Коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары арту сәбәпле, 2021 елның 20 апреленнән Россиягә әйләнеп кайтуның яңа кагыйдәләре кертелде, шуннан чыгып, Россия территориясенә теләсә кайсы транспорт белән килүчеләрнең барысы да бу тәлапләрне үтәргә бурычлы:
2021 нче елның 26 нчы апрелендә Кенәз авыл җирлегендә Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә «Герой не гибнет, умирая» дип исемләнгән Митинг үтте.
Татарстанда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Георгий тасмасы" акциясе старт алды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казан шәһәрендә 17 метрга кадәр).
2021 елның 28 апрелендә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
27 апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева а.м. һәм Миннекаева Г. и. бүлекчә волонтерлары һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә Тукай районы территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.