ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

30 март көнне Тукай районы  архив бүлеге җитәкчесе Хазрәтова Нэли Мозаффар кызы һәм туган якны өйрәнү түгәрәкләренең өстәмә белем бирү педагоглары катнашында "Яшь архивчы мәктәбе"эше буенча фикер алышу максатыннан түгәрәк өстәл узды.
Эшнең максаты-авыл, район тарихы, күренекле кешеләр турында сөйләүче документаль материаллар җыюда ярдәм күрсәтү. Укучылар архивта документларны бердәм архив мәгълүмат системасында системалаштыруны өйрәнә, кызыклы документлар буенча архив эшләренә заказ формалаштыра, документлар нигезендә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен башкара ала.

Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын үстерү, яшь буында рухи-әхлакый үсеш, актив тормыш позициясе формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы инициативасы белән (алга таба – балалар Советы) 2021 елның март-май айларында балалар һәм яшьләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Тере хәтер көннәре» Республика квестын (алга таба-Квест) үткәрү планлаштырыла.Әлеге чара Балалар Советы әгъзалары тарафыннан эшләнгән.

 

 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Тукай муниципаль районы Балалар Советы вәкиле итеп, Комсомол мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вәлиуллина Изалия Илсур кызы билгеләнде.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең бөтенроссия җыенында катнашучылар 1 апрельдә Тукай районына килә. Җыен 31 март-2 апрель көннәрендә үтә. Анда Татарстаннан һәм Россиянең 36 регионыннан фермерлар һәм кече эшмәкәрләр – барысы 500 кешенең килүе көтелә.

 31 март  көнне   сәгать 6дан 18 сәгатькә кадәр Метеорологик күренешнең  интенсивлогы турында Консультация-кисәтү.

Мусабай Завод  мәктәбендә  шахмат зонасы булдырылды. Зона ачылу чарасын Видеодан карагыз.

 

Республиканың гомум белү бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проекты тормышка ашырыла башлады.26 март көнне ,шахматны бик яраткан һәм бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган Мусабай Завод, Калмаш, Круглое Поле   мәктәбе укучыларына әлеге интеллектуаль уен белән шөгыльләнү өчен шартлар тагын да артты.

  Әлеге проект кысаларында укучыларга шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру, аларны шахматка җәлеп итү, уйнарга теләүче яшүсмерләр санын арттыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла.

 

 

2021 елның 02 апрелендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” үткәрә.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда африка дуңгызлар чумасыннан һәм югары патогенлы кош гриппыннан зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны каплау срогын озайту мөмкинлеге биреләчәк. Карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.

 

Начар метеорологик күренешләр   фаразламый


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International