ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 24 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

22 нче март көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Су – безнең байлыгыбыз»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

 ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең 9 социаль хезмәткәре  Яр Чаллы шәһәре «Доверие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында квалификацияләрен күтәрәләр

22 март көнне Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында»дигән темага семинар узды. Семинарда Тукай районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге директоры С.Н.Шәехова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлев һәм  Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы шәһәре социаль хезмәт күрсәтү үзәкләреннән вәкилләр катнашты.

2021 елның 19 мартында «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Тукай районы җирлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире ИсмәгыйлеваГ.Р., социаль эш буенча белгеч Хәсәнова Г. Г. Тукай районы үзәк шифаханә фельдшерлары белән очраштылар.

Район "Энергетик " мәдәният  сараенда узган Тукай районы якташлар  очрашуында   Тукай муниципаль районының якташлар җәмгыяте җитәкчесе итеп Айгөл Ренат кызы Ханова сайланды һәм билгеләнде. Аңа уңышлар һәм сәламәтлек телибез!

Узган ял көннәрендә "Энергетик" мәдәният йортында Тукай районы якташлар очрашуы узды

2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).

Федераль салым хезмәте «җәмәгать туклануы»тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

2021 нче елның 19 нчы мартында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Су асты көймәсе диңгезчеләре көне   уңаеннан, «Су асты көймәсе көне» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Россиянең су асты флотын булдыру һәм үстерү тарихы, беренче су асты көймәләре һәм су астында йөрүчеләрнең батырлыгы турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International