ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан РеспубликасыТукай муниципаль  районында  кабул итү Яр Чаллы  шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт  адресы буенча үткәреләчәк.

Кабул итүгә   8 (8552) 70-25-33 телефоннарына шалтыратып алдан язылырга мөмкин .

Бүген, 24 ноябрьдә, Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Утырышта Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илнур Рәкыйп улы Гәрәев ,шулай ук районның яшь парламентарийлары да катнашты.

2020 елның 25 ноябренә начар метеорологик күренешләр көтелми

   2020 елның 24 ноябрендә традицияләрне саклау программасы кысаларында Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Татар орнаменты белән тиредән беләзек " дип исемләнгән мастер-класс оештырдылар.  

Татарстанның 22 азык-төлек бренды «Россия тәме» беренче милли конкурсында катнаша. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Конкурска Россиянең 79 субъектыннан азык-төлек продуктларының барлыгы 500 төбәк бренды тәкъдим ителде. Татарстан конкурста катнашу өчен 22 бренд җибәрде: Татарстан балы, казылык, чәк-чәк, «Кичке Казан» торты, Әгерҗе лимонады, Яшел Үзән катыгы һәм башкалар.

 

27 ноябрьдә 15.00 сәгатьтән   инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак.

Дәресне Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе вәкиле үткәрәчәк. 

 

Covid-19 вирусыннан дәваланганда антибиотикларны табиб билгеләгәннән сон  гына кулланыгыз. 
Бактериягә каршы препаратларны нигезсез куллану авыруның хәле начарлануга һәм хәтта гомере өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 

Безнең инфографикада укыгыз

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән мәгълүматлар ачык характерда һәм теләге булган һәр кеше соравы буенча бирелә ала. Шул ук вакытта күчемсез милек хуҗасы әлеге мәгълүматны бирүне тыюга хокуклы түгел.

 

 Район авылларында ноябрь башыннан «Мобиль поликлиника» эшли башлады.

Ул халыкка тар белгечлекләр буенча медицина хезмәте күрсәтә. «Мобиль поликлиника» ике атна дәвамында Теләнче Тамак амбулаториясе каршында эшлә 


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы финалистлары финал чараларында үз осталыкларын күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2020 елның 1 апрелендә башлануын исегезгә төшерә. Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.

  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International