3 сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Альбина Тарынчева һәм психолог Альбина Сәйфуллина Минзәлә районы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында "Гаилә байлыклары" дигән чара уздырды.
Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү нәтиҗәсендә 2021 елның апрелендә Халыкның икътисадый активлыгы турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
15 яшьтән 72 яшькә кадәрге халыкның товар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү өчен үз хезмәтен тәкъдим иткән өлеше икътисади яктан актив халык булып санала.
Тема: «2025 чакырулары: Россиягә һәм Россия регионнарына нәрсәгә әзерләнергә кирәк?
Утырышның ️трансляциясе YouTube да экспертлар клубы мәйданчыгында узачак. Башлана 15: 00 сәгатьтә.
3 сентябрь көнне Шилнәбаш авылында ,булачак ял паркы мәйданчыгында урта мәктәпнең башлангыч һәм урта буын укучылары катнашында "Экстремизмга-ЮК!" дип әйтик"!"дип аталган акция узды.
«Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Татнефть» АҖ белән берлектә оештырылган «Яшел бишек» бәйгесендә Абдуллина Флюра җиңүче булды.
2020 нче елның 3 нче сентябрендә Яңа поселогы урта мәктәбендә БДИ базасында Җиңү диктанты үткәрелде. Анда 14 мәктәптән 128 укучы катнашты. Аларга район башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы һәм Яңа поселогы педагоглары да кушылды.
Шилнәбаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Күккә фәрештәләр күтәрелде...» дип исемләнгән хәтер сәгате узды.
Интернет балалар һәм үсмерләр өчен хәзер - дәреслек урынына. Әмма анда, файдалы мәгълүматтан тыш, куркынычын да табып була.
3 сентябрь көнне, халыкара терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан, Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мы помним Беслан и скорбим….»дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.Чарада балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәр катнашты.
2020 елның 2 сентябрендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларына багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» һәйкәле янында, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан, «Рәхмәт Сезгә, Солдатлар, Җиңү өчен» дигән митинг узды. Митингта Княз мәктәбе укучылары катнашты. Катнашучылар алдында ветераннар Советы Рәисе Сабирова Мәдинә Хәйбрахман кызы, Князево авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева чыгыш ясады.