26-27 сентябрьдә район беренчелегенә 1997 һәм аннанда яшьрәк кызлар-егетләр арасында волейбол буенча ярышлар узды.
29 сентябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, музей белән берлектә, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" дип аталган чара үтте. Анда авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде. Алар бик теләп үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Очрашу чәй табыны янында җыр-шигырьләр белән үрелеп барды.
--
Резеда Якупова
25 сентябрьдә Калмия авылы китапханәсендә «Икмәктән зур нәрсә юк» темасы белән тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе узды. Икмәк турында презентация күрсәтелде.