ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Илнең тотрыклыгы районнарның эшчәнлегеннән тора -бу турыда Татарстан Президенты  Рөстам Минниханов   Республика  муниципаль Берлекләр Совеының VIII съездында   әйтеп үтте.
 “Татнефть-Арена” Боз сараенда Республика яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар бәйрәм итте. 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр якынлашып килүче 2014 ел – Ат елына багышланган сценарий буенча сәхнәләштерелгән күренешеләрне тамаша кылды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков килде.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бәтке мәктәбендә районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе узды Ул  “Мәктәп дәрестән соң” дигән программа нигезендә алып барылды. Семинар вакытында өстәмә белем бирүче мөгаллимнәр  класстан тыш чаралар күрсәттеләр,үзләренең эш методикалары белән таныштырдылар. Киңәшмә эшчәнлегендә Яр Чаллы шәһәренең педагогия институтыннан - фәннәр  докторы,профессор,кафедра  җитәкчесе  Миронов А.В.катнашты. . Шунысын   әйтергә кирәк,мәктәп  укучылары семинар эшчәнлен   үзләрен бик уңай яктан күрсәттеләр.  


18 нче ноябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр   ата-аналар өчен “Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырды. Әлеге акциянең максаты – ата-аналарның балаларда наркотикларга каршы тору юнәлешләрен оештыру, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру иде.

20 декабргә кадәр халыкара менеджмент академиясе һәм Россиянең ирекле икътисад җәмгыяте  “Ел менеджеры – 2013”, “Структур бүлекчәнең иң яхшы менеджеры – 2013” бәйгеләренә документлар кабул итә. Сораулар булганда (843) 236-76-91, 236-76-72 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

"Ел менеджеры-2013" бәйгесе игълан ителә  . Бәйгедә катнашу өчен заявканы  31  мартка кадәр тапшырырга тиешләр. Тулы мәгълумәтне  сайтан карагыз: http://vemadsky.ru, http://iireeenlight-int.org.

24 декабрь көнне Бәтке мәктәбендә республикакүләм “Ел укытучысы-2013” бәйгесе үтте. Ул “Тормыш иминлеге нигезләре” фәнен  алып баручы укытучылар  арасында  барды.    Беренче урын- Шилнәбаш  урта мәктәбе   укытучы Хлопунов  Николай  Сергеевичка бирелде  һәм ул  төбәкара бәйгедә катнашу хокукын алды. 

 Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое балаларына һәм яшьләренә тимераяк спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруда шәхси эшмәкәрләр Михаил Кулиш, аның улы Сергей Кулиш, Альберт Никитин, Айгөл Петренко җитәкчелегендә район күпфункцияле милек үзәге коллективы иганәчелек иткән. «Татарстан коммуналь челтәрләре» , электр челтәрләренең райондагы бүлеге төзелеш, яктырту эшләрен башкарган. Корт  төзелешенә  авыл җирлеге (башлыгы Римма Рәис кызы Волкова)  дә үз чыгымнарын керткән.
  «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан уздырылган «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясендә 43 кеше катнашты.Өч яшьтән алып ундүрт яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр телефонны бер минут та тын тотмады. 
 
  Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан «Спорт XXI века» кибете җитәкчесе Илдар Рафаэль улы Салихов район мәктәпләре өчен  30 тимераяк һәм 10 кәшәкәгә сертификатлар  тапшырды. Химаяченең бу бүләге  мәктәпләргә бүлеп биреләчәк.
  Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәр мәктәптә тимераяк, кәшәкәләр булдыру бурычын куйды.
  – Гаиләнең кереме, финанс хәле нинди булуга карамастан, һәр баланың тимераякта шуу мөмкинлеге булырга тиеш, –  диде ул. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International