ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Укучылар 4-10 ноябрьдә ял итәчәк.11 ноябрьдә кабат укулар башлана. Каникул чорында бик күп төрле күңелле чаралар үткәрү күздә тотыла. 

Узган атнада Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбе базасында Илмир Закиров истәлегенә багышланган каратэның «кэмпо» төре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына көрәш узды. Ярышларда барлыгы 132 спортчы көч сынашты. Ә районыбызның данын тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендәге 18 спортчы яклады. Аларның күбесе призлы урыннар яулап алды. 

 


  Бәтке мәктәбе укучысы Хусаинов Николай Бөтенроссия халык уеннары  һәм спортның милли төрләре дигән бәйгедә катнашты һәм3 призлы урын яулады.
Көн тәртибендә- ветеринария өлкәсендәге үзгәртмәләр.Ветеринария өлкәсендәге норматив хокукый базаны наркотик чараларны һәм психотроп дару барлау чараларын күзәтү.

Халык әйтсә, хак әйтә

Әлеге бүлектә сез төрле темаларга канатлы сүзләр, үткен фикерләр белән таныша аласыз.



 Круглое Поле мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең берләштерелгән киңәшмәсе узды.

Инспекторлар балаларга игътибарны арттыра.Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан укучыларның көзге каникуллары чорында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре төрле чаралар уздырырга планлаштыра.

28 октябрьдә яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге хәзерлек республика үзәге базасында «Аҗаган – 2013» уенының финал өлеше үтте.  Виктор Белов җитәкләгән районыбыз командасы Менделеевскида үткән зона турында III урынга лаек булды.


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
       30 октябрь көнне Боерган авылы китапханәсендә “Мөнәҗәтләр  көйлик  әле” дип исемләнгән  әдәби-тематик кичә уздырылды. “ Мөнәҗәтләр-халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Княз мәктәбе укучылары авган сугышында катнашучылар өчен корылган   һәйкәл янында булдылар, алар белән ветераннар Советы  рәисе Волков Александр Николаевич очрашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International