14-20 октябрьдә республикада «100 000 яхшы эш» дип аталган Бөтенроссия ирекле акциясе оештырыла. Акциядә ирекле җыелма коллективлары, җәмәгать оешмалары, уку йортларының актив укучылары һәм кызыксынган барча кеше катнаша ала. Катнашу өчен социаль әһәмиятле акция(ләр) оештыру; интернет челтәрендә бу турыда хәбәр итү; бастырылган тулы мәгълүматның сылтамасын «100 000 яхшы эш» дип язылган тема астында info@dobrovolec-rt.ru һәм ksddrt@mail.ru электрон почталарына җибәрү зарур.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре Новый поселогында "Без наркотикларга каршы"-дигән айлык кысылырында14-17 яшькәчә укучылар арасында күмәк интерактив дәрес уздырды.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” "Наркотикларсыз яшәү" айлыгы кысаларында "Ышаныч телефоны" челтәре булдырды.
4 октябрьдә Шилнәбаш авыл китапханәсендә “Ветеран” клубы очрашуы узды. Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бу очрашу “Алтын куллы әбиләр” дип исемләнгән иде. Китапханәче Н. Бариева әбиләр һәм аларның оныклары өчен “Супер әби” бәйгесен үткәрде. Әлеге конкурс кысаларында биредә Светлана Голубина һәм Валентина Бельскаяның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында бәйгедә катнашкан һәркем уңган әбиләр кулы белән әзерләнгән тәм-томнардан, коймаклардан авыз итеп, тәмләп чәй эчте, дип хәбәр итте Шилнәбаш авылының “Нива” мәдәният йорты директоры Гөлнара Садыйкова.
Өлкәннәр көне уңаеннан Шилнәбаш авылының мәктәп ашханәсендә очрашу үтте. Авыл җирлеге, ашханә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы, иганәчеләрнең ярдәме белән матур, мул бәйрәм табыны әзерләнде. Бәйрәмдә район муниципаль башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова катнашты.
Кечкенә мәктәп дип тормыйбыз ,барлык районда үткән чараларда актив катнашабыз. Уңышларыбызда юк түгел. Быелгы уку елында гына да 8 чарада катнашырга өлгердек- дип язалар Боерган мәктәбе укучылар Советы әгъзалары
Апрель аенда мәктәпләр арасында республика буенча өстәмә белем өлкәсендә техник түгәрәкләрне арттыру максатыннан”Мәктәп дәрестән соң”- дигән бәйге кысаларында районнарда техник-түгәрәкләрне туплау базасы булдыруга бәйге игълан ителгән иде. Бу бәйгедә район этабында җиңеп ,3 мәктәп:Борды, Круглое Поле, Биклән ,финалга үткән иделәр. Шуның нәтиҗәсе буларак , Биклән мәктәбе”Робототехника” түгәрәгенә җихаз алу өчен федераль бюджеттан субсидия алу хокукына ия булды. Түгәрәк җитәкчесе Якупов Ринат Накипович. Котлыйбыз аларны !