ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә,8 октябрь көнне Круглое Поле поселогында тантаналы төстә  мәдәният йорты ачылу тантанасы булды.

Бүген,9 октябрь көнне Тукай муниципаль районы Советының егерме дүртенче утырышы булды.Утырышта     Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Миннегалиев  Роберта Хамит улының  ярдәмчесе Эмиль Фарит улы Хайрутдинов , район прокуроры урынбасары, районның  Палата председателләре , Совет һәм Башкарма комитет  башлыклары,аларның ярдәмчеләре,оешма  җитәкчеләре һ.б.  катнашты

 

Казан шәһәрендә IT-park  да конференциясе үтте. Google  конференциясенең темасы:"Ата-аналар. ,балалар  өчен интернетның саклану чаралары һәм хатасыз "-дип аталган иде.Безнең районнан конфереөия эшчәнлегендә 3 кеше катнашты.
Княз мәдәният йортында "Исәнме  алтын көз" дигән көзге бал кичәсе үтте.Иң актив катнашучылар арасында Беспалова  Алена,  Миннекаев  Риф,  Тахавеев  Ильдар, Тахавеева  Ирина,  Печникова  Гулия,  Гарасева Натальялар да бар иде. Барлык бәйрәмгә килүчеләр балаларча куанып уенда катнаштылар.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

 Өлкәннәрне котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Ханова килгәннәр иде.“Күңелләребез яшь“ дип аталган музыкаль лирик кичәгә әби-бабайлар күңелләенә бик хуш килде.

    Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Казаклар авылында матур традициягә әйләнде. 7 нче октябрь көнне дә авыл клубында,  китапханә белән берлектә   “ Җиһан зурлыгына тиңләрлек”  дигән  очрашу кичәсе  үткәрелде.

Быел Корбан бәйрәме 15 октябрьгә туры килә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тәкъдиме буенча бәйрәм вәгазен һәм намазын уку вакытын раслады. Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе сәгать 7 сәгать 20 минутта, намаз - 7 сәгать 50 минутта башлана.
Зуль-Хиҗҗә(15 октябрь) Корбан гаете. Гыйд әл-әдъхә  әл-Мүбәрәк
Зуль-Хиҗҗә(14 октябрь) Гарәфә кыяме
Зуль-Хиҗҗә(16 октябрь )Корбан гаетенең 2 нче көне
Зуль-Хиҗҗә(17 октябрь) Корбан гаетенең 3 нче көне.
Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегенә каратэ буенча үткән ярышта Владимир Заикин җитәкләгән каратэ түгәрәгенә йөрүче Александра Кустовская  белән Ярослав Чекушков катнаштылар 10-11 яшьлек кызлар  арасында  Александра 1 урынны,8-9 яшьлек малайлар арасында Ярослав-3 урынны яуладылар.

.Татарстан командасы өчен райондашыбыз – Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаил Гыйззәтуллин) белән Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округының ирекле көрәш буенча үткән турнирда  катнаштылар. Спортчылар, үз авырлыклары буенча көрәшеп, III урынга лаек булдылар. Алар спорт мастеры кандидаты нормативларын да уңышлы тапшырдылар. 


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

4 октябрьдә Теләнче-Тамак урта мәктәбе  Өлкәннәр көне” уңаеннан  ветераннар  арасында үткәрелән шашка-шахмат ярышында катнашучыларны кабул итте.

 Шашка буенча ир-атлар арасында 1 урынны Теләнче Тамак авылыннан  Галиев Яскәр,2 урынны Круглый Поле поселогыннан  Дячков Николай,3 урынны Мус. Заводтан  Хамидулин  Зәет  алдылыр.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International