1 октябрьдә кнәзлеләр Өлкәннәр көнен бәйрәм итте. Бу юлы алар өчен «Чал чәчләр – горурлык билгесе» исемле тематик концерт оештырылды
Суык-Су мәктәбендә көзге ярминкә бәйрәме үтте. Ярминкәдән җыелган 2837 сум акча мәктәп чаралары өчен тотылачак -дип хәбәр итә балалар оешмасы.
Район эчке эшләр бүлегенең элеккеге башлыклары Николай Березин һәм Роберт Муллахмәтов Өлкәннәр көнендә ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин чакыруы буенча очрашуга бардылар. Шул ук көнне һәр елдагыча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар советы белән берлектә, эчке эшләр бүлеге ветераннарының яшәү урыннарына чыктылар һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе урынбасары Гөлнәзирә Харисова.(Якты юл)
Бөтенроссия «Кленовичок» олимпиадасы.Борды урта мәктәбе укучылары «Кленовичок» Бөтенроссия башлангыч сыйныф укучылары олимпиадасында катнашты.
Бу әһәмиятле чара бүген Круглое Поле, Бәтке, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге эшкә 250ләп кеше җәлеп ителде. Агач утыртырга авылларның бюджет хезмәткәрләре, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, мәктәп укучылары чыкты. Теләнче-Тамак авыл мәдәният йорты ишегелдында агач утырту оештырылды. Авыл җирлеге буенча барлык оешмалар диярлек катнаштылар. Урта мәктәптән 8 класс укучылары авылны яшелләндерү буенча үзләреннән өлеш керттеләр.
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бу тантаналы көндә генә түгел,хәрвакытта да,Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр теләп калабыз. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. Тагын күп еллар аралашып яшәргә язсын, тормышыгыз якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз!.
1 октябрь көнне Борды, Бордыбаш авылларында Өлкәннәр көне уңаеннан бик зур чара үтте.. Бәйрәмне Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова ачып җибәрде,җылы эчтәлекле тәбрикләү сүзләре җиткерде.