ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2013 ел
җомга

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев   авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм- авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый."Табыннарыбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл эшчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм зур производстволарда   җитештерелә торган  продукцияне барыбыз да көн саен көтеп ала. Бәйрәмебез котлы, мөбарәк булсын! Һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, эшегездә уңышлар, хәерле гомер телим-диелә аның котлавында

  Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогында яңа гына ачылган мәдәният йортында «Супер әби – 2013» бәйгесе булды. 

«Супер әби» бәйгесе   катнашырга 8 әби теләк белдергән.   Бәйгедә   Бордыдан Вера Рамазанова ,Иштирәк авылыннан Зөбәрҗәт ,«Татарстан» совхозы поселогыннан Татьяна Кайнова , Мерәс авылыннан Фәридә Әшрафуллина ,Биклән авылында яшәүче Фәния Абдуллина, ,Биклән авылыннан Гөлнур Гыймадиева ,Теләнче Тамак авылыннан Гөлҗәннәт Арсланова. , Түбән Суыксу авылы әбисе Әкълимә Саттарова катнаштылар

Борды  мәктәбе директоры Утяшов Валерий Михайлович  «Машина төзелеше. Металл җитештерү, аны эшкәртү. Казан»-дип исемләнгән халыкара махсус күргәзмәдә укучысы  Григорий Утяшов  белән “Тупас азык өчен йөк төяү җайланмасын” тәгъдим иткәне,өстәмә белем бирү элкәсендә   балаларга иҗади яктан  ярдәм  итүгә булышлык керткән өчен  район   башлыгы  В.Г.Хазеев тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Күзкәйдә зират өмәсенә бик күп яшьләр килде. Алар арасында  Алмаз Сәхапов, Нияз Шәйхенуров, Илнур Фәрхетдинов, Марсель Карпов, Илсур Гәрәев, Рәмис Шәйхенуров, Альберт Гәрәев, Азат Сәхбиев, Рамил Шакиров, Булат Мәннаповлар да бар. 

Тукай районының картлар һәм инвалидлар йортында "Сез үзегез генә түгел, шуны онытмагыз,без Сезнең белән !" -дигән  программа астында очрашу үтте.Бу кичәдә авыл җирлее ветераннар Советы әгъзалары,район башлыгы Вәсил Хаҗиев,  башлык урынбасары Люция Ахметова ,пенсия бүлеге җитәкчесе Фәридә Аглямова, Хәрби комиссариат җитәкчесе Рәис Юнысов,  Тукай агрофирма корпорациясеннән Марат Ханов,җирле үзидәрә башлыгы  Рамиль Нәҗметдиновлар   барлык бәйрәмдә катнашучыларны җылы итеп котладылар, ә балалар гармун моңнары аша  бу йортта яшәүчеләргә  үзләренең иҗатларын   бүләк  иттеләр.

9 октябрь  көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә   "Наркотикларсыз яшәү"- дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте.Бу чарада  прокурор  ярдәмчесе  Яхин Р.Х.,   социаль  яклау бүлеге җитәкчесе  Шафикова Г.Х., врач - психиатр-нарколог     Мусин И.Н.,һ.б. кешеләр катнашты. 

Калмия мәдәният йортына өлкәннәр көнен «Калмиям – туган оям» җыры белән ветераннар хоры ачып җибәрде. Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов та өлкәннәргә җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде, Ветераннар советы рәисе Назыйф Кәшбелов өлкәннәргә саулык-сәламәтлек, куанычлы имин көннәр теләде., «Күгәрчен» балалар бакчасы нәниләренең чыгышы бер кешене дә битараф калдырмады. 

 


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Агач утырту көне“ дип аталган республика акциясе кысаларында безнең районда да 3400 төп агач утыртылды. Бу әһәмиятле чара узган җомга көнне Круглое Поле, Бәтке, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге эшкә 250ләп кеше җәлеп ителде. Агач утыртырга авылларның бюджет хезмәткәрләре, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, мәктәп укучылары чыкты.Шулай ук бу чарада ветераннар белән беррәттән “Татарстан“ совхозы поселогы урманчылыгы участок урманчысы Эдуард Петров һәм урман эше буенча мастер Ирек Сафин катнаштылар.

   Матурлыкны саклау, табигатькә зыян салмау – һәрберебезнең эше. Хезмәтебез бушка китмәсен, бер эшләгән урында кабат эшләргә туры килмәсен, диләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.

 

Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Беренчелегенә милли  көрәш буенча   спорт ярышы үтте . Бу ярыш 1995-1996 елларда туган яшьүсмерләр арасында барды. 43  төркемнән  340 спорт белән шөгыльләнүче кеше  катнашты.Ярышта Тләнче Тамак,Биклән,Мәләкәстән  егетләр көч сынашты.. 75 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасындагы бәйгедә Мәләкәстән  Адамов Владислав  3 урынны яулады. Тренеры Артемьев Валентин Иванович.
 Кичә,8 октябрь көнне Башкарма комитет  Җитәкчесе Рәсим Васим улы Асылгараев катнашында укучыларга паспорт тапшыру булды. Тантаналы төстә  20укучы  Россиия Гражданины  паспортына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International