ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

 

  2020 елның 22 сентябренә интенсив метеорологик күренешләр турында Консультация -кисәтү

Сыерның сөте телендә, диләр безнең халыкта. Малкайларны кирәгенчә карамасаң, ашатмасаң, сөтне күп итеп бирми шул алар. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көнгә 14600 кг сөт савып алына, бу узган елгыдан 700 килограммга күбрәк. Сыерны тиешенчә ашатмый, азыкны төрләндерми генә савымны арттырып булмаганлыгын яхшы белә сәйдәшлеләр, шуңа маллар өчен азык әзерләүгә бик җитди карыйлар. Ел әйләнәсе җитәрлек итеп сенажын да, силосын да салып куялар. Бүген биредә силос салу тулы куәтенә бара.  

Тукай районында сугышчы - интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такталар ачу тантанасы узды. Мемориаль такталарны Борды һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләрендә Кузьма Левашов, Рамил Мифтахов һәм Марсель Кыямов ачтылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы боерыгын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 02 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

2020 елның 23 сентябрендә ,13.00 сәгатьтә  Тукай муниципаль районы Советының I оештыру утырышы узачак.

Тукай муниципаль районы 2020 елның 21 сентябренә авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат.

Район авыл хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча оператив белешмә

2020 елның 21 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле 15-20 м/с җил, төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән -0˚ка кадәр йомшак туңдыру көтелә.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Үзенең 90 еллыгын тыл хезмәтчәне, Яңа Байлар авылында яшәүче Минһаҗева Хәдичә Ситдыйк кызы билгеләп үтте. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, районның социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы урынбасары, туганнары килгән иде.

Интеллектуаль транспорт системалары ничек эшли, нәрсә ул ситуацион үзәкләр, заманча бизнес нинди инновацияләр таләп итә? Бу һәм башка сорауларга 21-24 сентябрьдә онлайн-форматта Бөтен дөньядан 100 спикер җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International