ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 20 нче февралендә Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбендә"Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе " җирле бүлекчәсе активистлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр

 Ватанны саклаучыларга хөрмәт йөзеннән, 2020 елның 22 февралендә Кнәз авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дип исемләнгән һәйкәл янында митинг узды

 
21 февральдә ,Казан шәһәре , Пирамида күңел ачу үзәгендә #әдәбимарафон тантанасында катнаштык. Чарада Дәүләт Советы депутаты, Ратникова Римма Атлас кызы, татар халкының күренекле язучылары Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева, Гөлфия Исхакова, Йолдыз Миңнуллина һәм башкалар да катнашты Г.Камал театрының яшь, талантлы артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, популяр җырчы Айгөл Бариева һәм бик күп күренекле кунаклар килгәннәр иде. Әлеге күркәм чарада алар белән фотога төшү үзе бер бәхет.
#Әдәбимарафон 
Кадерле райондашларым! Без дә киләчәктә бу проектка кушылыйк һәм үз алдыбызга зур максатлар куйыйк! Киләсе #Әдәбимарафонда безнең сафлар артсын, районыбызның үз #Әдәбимарафон гимны булдырылсын. Ә инде аның сүзләре дә, көе дә әзер! Аранжировка ясатып, җырларга өйрәнәсе генә бар. Яшәсен, бердәм милләтебез, ана телебез! Яшәсен, татар китаплары! Без дә тукайлылар, киләчәк миллионлы татар – Әдәби марафончылар сафына тигезләник! Минемчә, бөек Тукай исемен йөрткән район, татар китапларын укучылар арасында иң алдынгы рәттә булырга тиеш! Тирән ихтирам белән Рәзинә Сәетгәрәева

21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан,Шилнебаш  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Тополек» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Туган телем – минем белән дус» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шилнәбаш мәдәният йортында «Баһадир көче» турниры булып узды.  

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә

Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 42,1 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 6 586 тонна тәшкил итә.  

Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

 

"Балкыш-Сияние " ветераннар фестиваленең Гала-концерты булып узды 


24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 21 февралендә, 29 нчы тапкыр ,Кенәз мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Солдат-якташларыбыз һәм аларның командирларының хатлары буенча"дигән кичә узды. Кичәдә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре , бүген армия сафларында хезмәт итүчеләрнен әти-әниләре, укучылар, яшьләр һәм Кнәз авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International