27 мартта Яр Чаллы шәһәрендә пианист-виртуоз, Россия Федерациясенең халык артисты, дөньякүләм танылган йолдыз Денис Мацуев концерты булды. Аннан алдагы көннәрдә, 25 һәм 26 март көннәрендә Чаллыда Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары талантлы , сәләтле балалар өчен мастер-класслар оештырды.
Күчемсез милек реестрыннан татарстанлылар ешрак төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрне соратып алалар
26 март көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән «Балалар өчен иҗат итү- иң зур эш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде Балалар язучы Н.Н.Носов иҗатына багышланган « Балаларга бирелгән талант » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды .
27 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының 2 гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.Гаиләне балалары туу белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Ул гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды, аны куллануның төп юнәлешләрен искә төшереп, Ана капиталы дәүләттән сизелерлек ярдәм булыр дип өмет белдерде.
"Балкыш-XXI"район балалар иҗаты фестивалендә Новотроицкое урта гомуми белем бирү мәктәбенең"Задоринки» хореография ансамбле зур уңышларга иреште
Язгы каникул көннәрендә балаларның ялын оештыру максатыннан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Ура! каникуллар!» - уен программасы оештырды
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай муниципаль районының Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында, «Тормыш матур " дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев ,район ветераннар Советы Рәисе Г. С. Зарипов тыл хезмәтчәне,Новый поселогында гомер итүче Мингатина Мингаян Гатин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына шәхси банк счетына күчерелгән акчалар турында киңәйтелгән Өземтә сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра