Кичә , Тукай районы мәгариф идәрәсе җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы,район профсоюз оешмасы белән берлектә мәгариф идәрәсендә куп елллар зшләгән ( мәгәриф идәрәсе белгечләре, методик булек, тәрбия эше узәге. бухгалтерия хезмәткәрләре. техничка) өлкән буын вәкилләрен Тубән Суыксу мәктәбендә кабул итте.
2022 елның 1 октябрендә Тукай муниципаль районының Яңа поселогында сугышчы әфганчы Сабиров Айрат Марсель улына Стелла һәйкәле ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге проектның инициаторы булып аның полкташы Галәветдинов Фәрит Алмас улы.
Пенсия фондында пенсия грамоталылыгын арттыру кампаниясенә старт бирелде
Бәтке авылында социаль хезмәткәрләр һәм авыл ветераннар советы рәисе ветераннарны өйләренә барып котладылар
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда ун көн дәвамында күп төрле чаралар үтә. Декада башланганчы ук инде күп кенә авыл җирлекләрендә әби-бабаларыбыз, ветераннарныбыз хөрмәтенә чәй эчү мәҗлесләре, мәдәни чаралар, концертлар башланды инде. Районыбыз хакимияте дә олы яшьтәге гражданнарыбыз өчен мероприятиеләр планын әзерләде.
29 сентябрьдә "Балкыш" лагере базасында мәктәп лидерларының район утырышы булды, анда укучылар советларының һәм балалар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышынды, белем бирү оешмаларында укучылар үзидарәсе органнарының үзара бәйләнеш планы билгеләнде.
28 нче сентябрь көнне Сәмәкәй авыл китапханәсендә китапханәчеләрнең семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарның темасы " Авыл китапханәсенең башка социаль оешмалар белән эшләнчеге".
Кенәз мәдәният йортының «Умырзая» хореография ансамбле VI ачык халыкара фестивалендә Кырым татар биюен башкарып «Хореография - халык биюе» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алды.
Узган атнада район башкарма комитеты инициативасы белән җыелган комиссия рейдка чыкты, аның составына район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, юл-төзелеш оешмалары, район юлларына хезмәт күрсәтүче төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш бүлеге хезмәткәрләре керде.
29 сентябрь 18 сәгатьтән 2022 елның 30 сентябре 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү Консультация.
2022 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 м һәм аннан кимрәк күренеп торган томан көтелә.