Күпләр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына счетларны ышанычлы кеше раслый аламы дип сорый ?
Җавап:Юк
Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “Чишмәләрнә саклау" проектын тормышка ашырды.
Иске Дөреш авылында чишмә бәйрәме узды.
2022 елның 7-9 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) урыннарда сакланачак.
Ташкичу авылында балалар мәйданчыгы ачылды,дип яза Мусабай Завод ветеранннар оешмасы рәисе
Шушы көннәрдә «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2022» авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Биредә республиканың шәhәр-районнарыннан продукция күргәзмәсе оештырылган иде. Чарада Тукай районы бакчачылары да катнашты. Катнашучыларны бәйрәм белән ТРсы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
23-25 сентябрьдә Татарстанда «Конструктив»– өч көнлек Республика форумы узачак, анда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә куркынычсызлык турында сөйләячәкләр: мәгълүмати, психологик һәм физик. «Конструктив» - лекторийлар һәм дискуссияләр, ачык очрашулар һәм сессияләр, практикумнар һәм мастер-класслар, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар синтезы.
Тукай районы Яңа поселогында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре,авыл итапханәчеләре,районның ветераннар(инвалидлар) оешмасы Советы җитәкчесе Фәйрүзә Фаяз кызы катнашында Библио җәй дигән чара узды.
Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре,ветераннар оешмалары катнашындагы бу чара Биклән авылында да узды.
Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның шәхси котлавын Тукай районы Бәтке авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Донская Анна Алексеевнага тапшырдылар Аны 95 яше белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев , авыл җирлеге башлыгы Венера Александровна Вәлиева һәм Тукай районы ветераннар(инвалидлар) Советы Рәисе Вәзиева Фәйрүзә Фаяз кызы тәбрикләделәр.