Тукай районының Бәтке мәктәбе каршында эшләп килүче яшусмерләр клубында шөгелләнүчеләр КАТА һәм КИХОН – ИППОН ярышларында 2 нче урынга лаек булдылар.
Авыл хезмәтчәннәре шәһәрне әле дә азык-төлек, яшелчә, ит-сөт белән тәэмин итеп торалар. Бүгенге көндә Тукай районында 80нән артык төрле авыл хуҗалыгы оешмалары эшли. Аларның эшчәнлеге, икътисади хәле, үткән елгы эш нәтиҗәләре, проблемалары турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Габдулла улы Сабитов белән әңгәмә кордык.
Район ветераннар советының «Йолдыз» клубы (җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина) шахмат-шашка ярышы оештырды. Ул хакимият бинасының ветераннар оешмасы бүлмәсендә үтте.
Ядрә ыргыту ярышта Мусабай-Завод авылы кызы Диана Хамедова катнашты,ядрәне 9 метр 39 сантиметрга ыргытып, Диана беренчелеккә чыкты, – (тренеры Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Гаяз Бакусе)
Чәршәмбе көнне Иштирәк авылында халык җыены үтте. Иштирәктә авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның чыгышыннан соң халык район хакимияте вәкилләренә үзләрен борчыган берничә сорауны җиткерде.
Круглое Поледа, башка җирлекләрдән аермалы буларак, җыен концерт номерлары белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева үз чыгышында 2016 елда эшләнгән эшләр, киләсе елга бурычлар турында сөйләде
Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Патриот" клубында Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү буенча тәрбия сәгате узды.
Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар.