ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде. Бу очрашуны  баш врач Галим Сабирҗанов  уздырды, мәктәпләрдән 33укучы килгән иде 

5 февраль көнне  район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары,аларның ата-аналары ,оешма җитәкчеләре  Башкарма комитетның утырышлар залында җыелдылар . Алар белән  муниципаль район башлыгы Хаҗиев Васил Гариф улы очрашты, һәнәр сайлау буенча эшлекле сөйләшү узды. 

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
“Татарстан“ совхоз поселогында яшәүче Мария Федотованың 100 яше тулды.  Мария Владимировнаны гомер бәйрәме белән котларга   район башлыгы Васил Хаҗиев килде
7 февраль көнне  Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде.
Районда «Чаңгы юлы – 2015» ярышларында 3143 кеше катнашты .Ул барлык авылҗирлекләрендә дә уздырылды. Дистанция 1000,2015 метр иде
Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән, 120 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
 

Районның мәшгүллек үзәгенә 2014 елда 470 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 311 сы-эшсезлек үзәгенә билгеләмә алган

7 февраль көнне Тукай үзәк больницасында  укучылар өчен профессия сайлауда ярдәмлек йөзеннән, ачык ишекләр көне үткәрелде.Очрашуның максаты табиб һөнәрен сайларга ярдәм итү.  
Караучысын югалту буенча пенсия үлгән гражданин эшләми торган гаилә әгъзаларын туендыручы булып исәпләнгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә, беренче чиратта, пенсия дәгъва итүченең үлгән кешенең тәрбиясендә (иждивениесендә) булу факты турында документлар кирәк. 

1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 9 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International