ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2019 ел
шимбә

21 февраль көнне Халыкара туган тел көнендә Татарстан авыл китапханәсе «Зирәклекнең җанлы сүзе» исемле китап күргәзмәсе ачылды, анда танылган кешеләрнең тел, мәдәният, аралашу һәм фольклор турындагы китаплары һәм цитатлары тәкъдим ителде

2019 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтә «ЭТЮД» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона этабы старт ала. Ярышларда Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары, шулай ук Яр Чаллы шәһәре командалары катнашачак. 

 

2019 елның 21 февралендә  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре   мәшгульлек  үзәгенең  Тукай муниципаль районы бүлекчәсе  «Шәфкать"халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белән берлектә  2018-2019 елларга   инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча  түгәрәк өстәл үткәрелде.

Кенәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе дәвам итә.   .

22 февраль көнне Шилнебаш авылы " Тополек» балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел, син матур тел» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм татар теле тәрбиячесе белән берлектә үткәрелде.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республикабызда ел әйләнә халкыбызның мирасын саклау һәм балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча бик күп чаралар бара. Шул чараларның  берсе буларак, Тукай районы Дөреш авылы,"Балкыш"  Үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә һәм Халыкара Туган тел көненә багышланган шигырь cөйләүчеләр бәйгесе булып узды.

22 февраль көнне Район Советының чираттан тыш утырышы уза.Утырыш   09.00 сәгатьтә башлана. 

Ветеран әфганчыларны хөрмәтләделәр

Әфганчы-ветераннарга багышланган чара

 

Биклән укучылары хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International