Куркыныч һәм тискәре комплекслар турында шторм кисәтү . Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә 2021 елның 20 маенда көндез (08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, эре боз, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга, урыны белән 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү.
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге Комиссия район хуҗалыкларында булып, терлекләрне җәйге асрауга әзерлеген тикшерде.
2021 нче елның 17 нче маенда Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән туган телләр һәм Татарстан Республикасында Халык бердәмлеге елына багышланган «Туган тел белгечләре» дигән викторина үткәрделәр
Кисәтү !!!
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
19 нчы майга начар метеорологик күренешләр көтелми.
"Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә 2025 елга кадәр гамәлләр стратегиясе" нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында, дәүләт бурычларын исәпкә алып 2021 елның 19 апрелендә «Интернетка рәхмәт-2021»компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары 7 нче Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Ана капиталы сертификатын алу процедурасы, шулай ук аны куллану механизмы шактый гадиләштерелде. Шулай итеп, сертификат гариза бирмичә генә бирелә. РФ Пенсия фондына бердәм дәүләт ГХАТ реестрыннан бала туу турында мәгълүматлар килә, һәм РФ Пенсия фонды белгечләре хатын-кызның ана (гаилә) капиталы алу хокукын билгели.
2020 елның апрелендә Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатлар, ягъни гражданнарның ПФРга шәхси мөрәҗәгатьеннән башка актив рәвештә бирә башлады
Элегрәк чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат КФҮ аша хакимияткә үзенең килүе турында хәбәр итә ала иде. Хәзер "Минем документлар" офисына һәм прописка турында гариза бирергә мөмкин. КФҮ белгеченә кабул итүгә алдан ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылырга яки уңайлы вакытта офиска килергә һәм электрон чират талонын алырга мөмкин
2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтә Тукай районында Татарстан Республикасы мәгариф министры И. Г. Һадиуллин белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак
17 майда Тукай районында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия булып узды,гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эше барышында урман массивларында һәм сулыкларда куркынычсызлыкка кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
2021 нче елның 15 нче маенда Княз мәдәният йорты, Княз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы хезмәткәрләре сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Самойлова Нина Васильевнаны 85 яшьлек юбилее белән котладылар.