ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2013 ел
җомга
Яңа Бүләк авылында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның музей йорты каршындагы мәйданчыкта “Халык моңы – Илһам” дип аталган республика халык иҗаты фестивале үтте.
Сишәмбе көнне “Биклән” җитештерү кооперативында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды. Аның эшендә районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре, хуҗалык, КФХ җитәкчеләре катнашты.
29 майда Тукай муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы узды.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.

29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бу көннәрдә Иштирәк авылында «Чиста су» программасы кысаларында су челтәрләрен алмаштыру тулы куәткә бара.
Түбән Кама шәһәрендә билбаулы көрәш буенча ТР беренчелеге узды. Ярышларда 20 команда составында барлыгы 574 спортчы көч сынашты.
ТР Министрлар Кабинетында Балаларны яклау көненә багышлап үткәрелгән видеобрифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин 2011-2013 елларда тормышка ашырылучы “Татарстан балалары” программасы кысаларында үткәреләсе чаралар хакында сөйләде.
27 май көнне район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы 117 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
25 май көнне авыл имамнары һәм инвалидлар оешмасы әгъзалары - барысы 38 кеше Изге Болгар җыенына барды.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе
Яр Чаллының 1нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йортында «Алтын-куллар» дип исемләнгән V сәнгать, һөнәр һәм декоратив-гамәли иҗат республика фестивале үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International