ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Мәктәп директорлары Россиядәге бердәнбер пар белән эшләүче тегермәнне карап кайтты

Районда вазыйфаи затларның хокук бозу очраклары турында гражданнар 77-22-18, 70-25-33 телефоннары буенча 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратып хәбәр итә алалар.
Чаллы дәүләт педагогия институның актлар залында данлыклы якташыбыз, шагыйрә һәм драматург, Г. Тукай дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Җырлар белән чын дуслар таптым туган җиремдә” дип аталган искиткеч җылы искә алу кичәсе узды.
Районның барлык китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм.
26 майда Лаеш районының Никольское авылында рус халкының “Каравон” дип исемләнүче фольклор фестивале үтәчәк.
29 майда Тукай муниципаль районы Советының егерме икенче утырышы уза

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе


Районда тагын бер модульле фелдьшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. 
Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйгенең I этабы исә 24 майда төгәлләнә. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.
Казанда үтәчәк җәйге Универсиада уеннарына санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге киң колачлы чарада Круглое Поле поселогы кызы Азалия Гарифуллина волонтер буларак катнашачак.
Узган атнада районның ветеринария берләшмәсе белгечләре райондагы биотермик чокырлар һәм үләт базларын тикшерү максатыннан рейдка чыкты. Өч көн дәвамында аларның төзеклеге, санитар таләпләргә туры килү-килмәве каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International