ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышы ветераны , Яңа Сарайлы авылында яшәүче Садриев Хисаметдин Кыям улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  

2020 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр Кояшлы активлык радиотапшырулар һәм цифрлы телевидение сигналын кабул итүдә тоткарлыклар тудырырга мөмкин.

ХӨРМӘТЛЕ ТУКАЙЛЫЛАР, ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘР ҺӘМ КОРАЛЛЫ КӨЧЛӘР ВЕТЕРАННАРЫ!

Сезне Ватанны саклаучылар көне- бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

 

  2020 нче елның 19 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Фархутдинова Алия һәм социаль педагог  Шакирова Римма Әфган сугышы турында чара уздырды.

             


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бодайның яңа сортын ТАССРның 100 еллыгы датасына чыгаруга багышладылар.
Татарстан АССР юбилее уңаеннан аталган сортны тәкъдир итү Казандагы агросәнәгать форумында узды.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 10 нчы февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгененең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре Биклән урта мәктәбе укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәне Багавиева Наилә Шәймәрдан кызы янына кунакка бардылар.

      

Тонаташ авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәншина Галия Шәрип кызы 90 яшьлек юбилеен котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров килде

 Күзкәй авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сахабетдин Сәлахетдин улы Бахтегәрәев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы килде.  

19 февраль көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Тукай районының 9 гаиләсе ана капиталына ия булды.  

 

2020 нче елның 11 нче февралендә Тукай муниципаль районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре муниципаль хезмәткәр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча Биклән гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында "Яшүсмерләр арасында хокук бозулар" дип исемләнгән чара уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International