ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мәләкәс авыл китапханәсендә «Гасырлар хәзинәсе» исемле китап күргәзмәсе ачылды.

Боерган авылы китапханә мөдире Флүзә Сәлимова "Әдәби Чаллы" исемле китапны укучыларга тәкъдим иттем һәм диплом белән бүләкләнде

Авылыбызның тыл ветераны Мөнирә апага быел 96 яшь була. Бүген аның хәлен белергә бардык, чәй өстәле янында үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык. Илдә барган вакыйга өчен бик борчыла, ир-егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп көн дә Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кылам ди. Мөнирә апага сәләмәтлек һәм безне гел көләч йөз белән каршы алуын теләп калабыз.

Республиканың "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы игълан иткән "Татарның мамык мендәрләре " бәйгесендә катнашучы Тукай районы Боерган авылыннан  - Гөлфия ханым Әһлиева.


3 нче февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чарада
Тукай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев,авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова катнашты.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әти әзер – әти булдыра а» республика онлайн акциясе старт алды, моның өчен видеоролик яздырырга кирә,ул турни́кта  бала һәм әтинең тартылу күренеше булырга тиеш 

Илбухтино авылы китапханәсендә "Герой шагыйрь Муса Җәлил тормышының битләре»исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды

Калмаш авылында  мобилизацияләнгән  солдатларның әниләре,әтиләре белән очрашу узды,дип яза авыл җирлегенң  ветераннар советы рәисе Рәзинә ханым

8 февральдә Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Тукай район  шифаханәсендә«Ак халатлы фәрештәләр» дигән  фестиваль узды .

Фестиваль кысаларында, 2023 елның 4 февралендә, республиканың барлык үзәк район хастаханәләрендә «Ачык ишекләр " көннәре үткәрелә. Фестиваль Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан медицина университеты белән берлектә, мәктәпләрне тәмамлаучыларга киләчәк эш урыны һәм КДМУ белән танышу өчен үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International