ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Авылдашларының олы шатлыгын уртаклашырга еракларда яшәүче малтабарлылар да кайткан иде.

Район башлыгы Фаил Камаев мәчет ачылу тантанасының изге Рамазан ае башлану алдыннан булуына басым ясап болай диде: – Бу – район тарихында олы вакыйга. Мәчет – туры юлдан тайпылмыйча тормыш юлыннан атларга, дөрес итеп яшәргә чакыручы изге урын. Биредә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен җыелабыз. Яшь буынга яхшы тәрбия бирүче урын да бу. Дөресен генә әйткәндә, бөтен өмет шушында – ата-аналар сабыйларын җитәкләп, бергәләшеп мәчеткә йөргәндә әдәплеәхлаклы буын үсәчәк!» – диде һәм малтабарлыларның олы шатлыгын уртаклашып хакимият исеменнән затлы келәм бүләк итте. Район имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән: «Алтмыш бер мәхәлләле районыбызда илле сигез мәчет төзелеп сафка басты. Мәчет ачылу – гомергә истә калырлык сөенечле вакыйга. Һәрвакыт мәчет ишекләре ачык булсын, манарадан мөкатдәс азан яңгырап халыкны фарыз гыйбадәткә дәшеп торсын. Мәчетләребез мөэминмөэминәләр белән тулып торсын! Менә шушы изге Китапны – Коръәнне укырга өйрәнеп, Аллаһ Сүзен гамәлдә – тормышта кулланып яшәргә язсын!» – дип изге теләкләрен җиткерде һәм мәчеткә вакф – Коръән тапшырды.

Соңгы дистә еллар эчендә шәһәрдән күченеп кайтып Малтабарда йорт җиткергән һәм биредә төпләнгән гаиләләрнең кече авылга карата булган олы хөрмәте аларның эшгамәлләрендә чагыла. Гомере буе шушы авылда яшәгәне дә, күченеп кайтып төпләнгәннәре дә – барысы да малтабарлылар. Аларның йортлары якты йолдыз кебек Аллаһ Тәгаләгә күренеп торса иде!

 

 

          Мәгълүматлар тулы булмаган очракта,  стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документлар тапшырып,  шәхси счетка корректировка ясау турында гариза бирергә мөмкин.



9
март, 2024 ел
шимбә

Юлларда бозлавык.


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Юлларда бозлавык.

Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Сатучы түли
алдан түләү суммасының 0,5 проценты күләмендә һәр көн өчен тотрыксызлык
әйбер.

Сатучы кулланучыга кирәкле һәм ышанычлы әйберләрне вакытында бирергә тиеш
товарлар турында мәгълүмат, аларны дөрес сайларга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International