Якшәмбе көнне Югары Суык-Су авылында буаны чүп-чардан һәм иске, ауган агачлардан чистарту буенча өмә үткәрелде.Әлеге чарада Югары Суык-Су авылының Заречная урамы халкы актив катнашты
2020 елның 15 февралендә Кенәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган«Рубцом на сердце лёг Афганистан» дип исемләнгән митинг булып узды. Чарада сугыш хәрәкәтләре ветераннары, авыл җирлеге ветераннар советы, мәктәп укучылары, һәлак булган солдатларның әти-әниләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары һәм авыл халкы катнашты
Кнәз авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе үткәрелде. Бу акция кысаларында, 2020 елның 14 февралендә, Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар һәм инвалидлар Советы әфганчы – сугышчыларның гаиләләрендә булдылар
Кырык дүрт ел элек,"Беренче" КАМАЗ"ны , Ватан кабул ит!"дигән сүзләрне зур йөк машинасы бортын эшчеләр язды , ул 1976 елның 16 февралендә Чаллыда төп конвейердан төште.
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Шул уңайдан Шилнәбаш авыл китапханәсендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «Вакыт аларны сайлады» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Китапханәгә килүчеләр өчен шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында «Муса Җәлил» дигән презентация, татар шагыйренең китаплары һәм цитаталарыннан торган «мәңгелек халык йөрәгендә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
2020 елның 14 февралендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә «Валентинка бүләк ит»акциясе үткәрделәр
Яр Чаллы статистика бүлегендә исәпкә алу компаниясен үткәрү чорында эшләү өчен вәкил һәм инструктор җәлеп ителде. Алар тарафыннан алда торган халык санын алуның оештыру планын формалаштыру процессы төгәлләнде. БХСА -2020 нын оештыру планы нигезендә район исәпкә алу һәм инструкторлык участокларына бүленәчәк. Бер исәпкә алу участогында уртача йөкләнеш 550 кеше тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2020 елгы БХСА белән эшләүгә районда 100гә якын кеше җәлеп ителәчәк. Барлык исәпкә алу персоналы укулар һәм тест узачак.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан, 2020 елның 14 февралендә Новый бистәсендә һәлак булган сугышчы - интернационалистлар истәлегенә багышланган, «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, оппонентларының җыелма командалары арасында кышкы полиатлон буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 12 команда катнашты.
14 февраль кэнне Яр Чаллы шәһәрендә Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында киңәшмә узды.Киңәшмәдә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты